Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

Сабантуй атлары урам иңли

Урам буйлап атлыйм, ат тоягы тавышы ишетелә. Борылам, күренми. Артка таба чигенеп, чатка барам. Сарман урамы буйлап бизәлгән ат менеп килә.

Авыл урамы, авыл аты, асфальт юл һәм авыл кызы...  Гаҗәпләнерлек берни дә юк кебек, тик күңел иләсләнде. Берүк вакытта рәхәт тә, шулкадәр ямансу да булып китте. Бөтен барлыгымны шушы ат яулап алды.  "Шахтер" хуҗалыгы аты булып чыкты ул.

Шулкадәр матур бизәлгән, сөбеханалла, дип карадым. Үз дәрәҗәсен белеп атлавына ияреп атлап, юл буе күздән югалганчы артыннан бардым. Ә күңел үлчәү тәлинкәсендә  күк бәргәләнде. Әле ярый, Аллага шөкер, бар бит атлар, дип сөендем.

Бу халәтне кичерүчеләр тагын булгандыр әле. Чөнки бүген Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы стадионында сабантуйда мәйдан тотасы атларны йөртеп карадылар. Каенсарга соңрак, атна башлангач төшәселәр. 

Шулай итеп, бәйрәмгә әзерлек чын-чынлап бар көченә дәвам итә.

С. Мингатина, Ә.Мөхәммәтҗанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев