Әтнә таңы

Әтнәдә җитәкчеләр алышынды

Имеш-мимеш тыңлап арыгансыздыр.

Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль район Советы  карары белән җитәкчеләр алышынды:

Район мәдәният бүлеген җитәкләгән Азат Гыйльметдин улы Хәйретдинов  Олы Әтнә авыл җирлеге  башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. 

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп район Советы аппарат җитәкчесе булып эшләгән Гөлнара Реваль кызы  Галәүтдинова билгеләнде. 

Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән  Ренат Гаптелфәт улы Мөхәмәдҗанов Милек һәм Җир мөнәсәбәтләре паласы җитәкчесе итеп билгеләнде. 

Милек һәм Җир мөнәсәбәтләре паласы җитәкчесе  Альберт Азат улы Гарипов үз гаризасы нигезендә эштән азат ителде. 

С.Мингатина фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: