Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

«Уылдык чәчү» операциясе башланды

25 апрельдән Татарстанда «Уылдык чәчү-2024» комплекслы оператив-профилактик операция башланды.

Идел-Каспий бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре нигезендә, Татарстан өчен 5 июньгә кадәр тыелган сроклар билгеләнгән.
Әлеге профилактик чара барышында республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелә. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный.
Шулай ук, корбан балыгын (лещ) — 25 см, сазан балыгын — 40 см, чуртан балыгын 32 сантиметрдан озынрак булса тоту кисәтелә, тотканнарын кичекмәстән табигый яшәү җирлегенә, зыян салмыйча гына җибәрергә кирәк. Барлык тоткан балыкның көнлек нормасы 5 килограммнан артмаска тиеш. Әгәр дә моннан артып китсә, балык тоту туктатыла. Шунысын да искәртергә кирәк, закон бозган очракта җаваплылыкка тарту каралган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәвәскәр балык тоту өчен «Уылдык чәчү-2024» комплекслы оператив-профилактик операциясе барышында бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев