Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

Яңа ел мөбарәк булсын!

Кадерле район халкы! Хөрмәтле Әтнәбез кунаклары!

Сезне ихлас күңелдән якынлашучы Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Без аяк басучы 2022 ел яңа уңышлар, берсеннәнберсе матуррак яңалыклар, тормыш иминлеге, саулык-сәламәтлек, куанычлы гомер белән шатландырсын иде.

Үтеп баручы елыбыз да бары аклык-пакълек белән генә истә калыр дип өметләнәм. Заман чире битлек киеп йөрергә мәҗбүр итеп, җәмәгать урыннарына иркенләп баруны чикләсә дә, тормыш безгә сөенечләр бүләк итүен дәвам итте.

Районыбыз чиста авыл хуҗалыгы төбәге. Моңа карамастан, авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкән уңышларыбыз бик зур. Аларның берсе – күмәк хуҗалыкларда сауган көнлек тулай савым күләме 300 тонна чиген узып китте. Нәтиҗәдә бер баш сыердан савып алган тәүлеклек уртача савым 30 килограммнан артык булды. Елның уңай шартлар белән сөендермәвенә карамастан, игенчеләребез дә сынатмадылар. Әлбәттә, игенчеләр, терлекчеләр генә түгел, Әтнә җирендә яшәп, хәләл көче кергән һәркемнең уртак тырышлыгы болар.

Авыл хуҗалыгы районы булсак та, башка өлкәдә дә уңышларыбыз бар. Безнең Әтнә кызлары “Татар кызы-2021” бәйгесендә катнашып, төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Спорт өлкәсендә көрәшчеләребез, волейболчыларыбыз, шахматчыларыбыз нык сөендерде. Төзелешләр тукталмады – мәктәпләр капиталь ремонтланды, балалар бакчалары яңарды. Шул ук вакытта яңа асфальт юллар җәелеп, тиешле стандартларга туры китерелде.

Яңа 2022 ел һәрберебезгә бәхет-куанычлар алып килсен! Яңа ел котлы булсын!

Габделәхәт Хәкимов, Әтнә районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев