Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

Янгын булды, 2 кеше һәлак булды.

Хөрмәтле гражданнар, 2020 елның 12 сентябрендэ төнлә 03 сәгатьтә 35 минутта Әтнә районының Олы Шухата авылында шәхси хуҗалыкта янгын чыга.

Янгын сүндерүчеләр килгән вакытта сарай тулысынча ачык ялкын белән яна иде, ут өлешчә шәхси йортка күчте. Кызганычка каршы, корбаннарсыз булмады. Янгын нәтиҗәсендә 1957 елгы Фаткуллин Рәис Мәгъсүм улы һәм 1956 елгы Фәтхуллин Әнәс Мәгъсүм улы фаҗигале төстә һәлак булалар. Янгынның сәбәбе ачыклана.

Фатхуллиннарның торак йорты автоном янгын белдергечләре белән җиһазландырылмаган. 2020 елда республика программасы буенча автоном янгын белдергечләре урнаштыру барышында ихтыяҗ булмаган белдергечләре калды. 2020 елның июнендә ПСЧ-108 хезмәткәре һәм авыл җирлеге башлыгы Фәтхуллиннар йортында булды. Аларга янгын хәбәрчеләре урнаштырырга тәкъдим ителгән, әмма Фәтхуллиннар баш тарткан. Алар белән янгын куркынычсызлыгы чаралары турында инструктаж үткәрелде һәм белешмәлек тапшырылды.

Төнлә чыккан янгыннар саны ешайганнан ешая бара. Янгынның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Гражданнар, алкогольне артык кулланмагыз, янгын хәвефсезлеге кагыйделерен үтәгез, ойдә тартмагыз, узегезнең йортыгызда һәм каралтыда янгынга каршы торышны тикшерегез. Электр приборларын караучысыз төнгә калдырмагыз. Үз йортларыгызда электр чыбыклары торышын күзәтегез. Тузган электр чыбыкларын вакытында яңасына алыштырыгыз. Бу эшне профессионалларга гына ышанып тапшырыгыз. Берничә көнкүреш приборын бер розетка белән тоташтырып, электр челтәренә артык көчәнеш ясамагыз. Җылыту мичләренең һәм төтен юлларының төзеклеген күзәтеп барыгыз. Бик еш кына кешеләр янгында дөрес карар кабул итә алмый, югалып калалар, нинди дә булса әйберләр, документлар артыннан кире янган йортларга керәләр һәм инде кире чыга алмыйлар. Шуңа күрә, бу очракта да, янган йортларга кайтмагыз. Ялкын температурасы бик югары, ә тагын да күбрәк куркынычрагы төтен, кайчагында кешегә бер - ике сулыш алу җитә һәм ул аңын югалта.

Янгынны вакытында ачыклау өчен өйләргә янгын белдергечләр урнаштырыгыз. Янгын чыккан очракта алар Сезгә янгын турында хәбәр итә алачак, төнге вакытта сезгә уянырга ярдәм итәчәк. Шулай ук йортта күләме кимендә 4 л булган порошковый огнетушитель булдырырга кирәк.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Ут беркемне дә аямый. Янгын вакытында 01,101, 112 шалтыратырга мөмкин.

 

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге урынбасары Гильмуллин Р.Г..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев