Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында Әтнә район хакимиятенең матур башлангычы

Үз-үзеңне изоляцияләү шартларында яшибез. Көнкүреш тәртипләре кырысланды, бик күп кеше өйләрендә утыра, 65 яшьтән узган өлкәннәргә урамга чыгарга ярамый. Берүк вакытта язгы кыр эшләрен дә алып барырга кирәк, чөнки районыбыз - авыл хуҗалыгы районы.

Карап торышка гына җиңел, ә эшне оештыра башласаң, мең дә бер сорауны хәл итәргә кирәк. Һәм аларны хәл итү өчен районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовның  төпле киңәшләре, матди ярдәме кирәк. Район башлыгының күрсәтмәсе, аның җитәкчелегендәге хакимиятнең башка бүлекләрен җитәкләүчеләр  бүгенге көндә район халкы белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. 

Бер генә мәсьәлә дә аларның ярдәменнән башка хәл ителми.  Районыбыз хуҗалыкларының басуларында кырда эшләүчеләр белән очрашкач та, сүзне җитәкчеләргә рәхмәт әйтүдән башлыйлар. 

- Хезмәт кешесенең кадерен белгән җирдә эшләү арыганлыкны оныттыра. Безгә элек тә караш уңай иде, бүгенге коронавирус чире дөнья буйлап таралганда, безне антисептиклар, сабын, маскалар белән тәэмин иттеләр. Әйбәтләп саклану чараларын аңлаттылар, бушлай ашаталар. Хуҗалык җитәкчеләре дә бик игътибарлы. Район җитәкчеләренең,, район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улының шәхсән хәлебезне белеп йөрүе үзе үк киләчәккә өмет уята, - диләр. 

     Районыбызда эшләүче 72 волонтер бүген районыбыз авылларында яшәүчеләрне көнкүреш кирәк-ярагы, ашамлыклар белән тәэмин итәләр. Техника белән тәэмин итү, әлбәттә, хакимият башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улының ярдәменнән башка мөмкин түгел. Чөнки, социаль яклау оешмасының бер машинасы гына өлгерә алмый. 

Тагын  көн саен  район юлларында эчке эшләр бүлегенең  4-6 патруль машинасы дежур тора. Аларны тукландыруны да район хакимияте үз өстенә алды. 

    Болар әле безгә күренгән, без ишеткәннәре. Без белмәгәннәре күпмедер. Районыбызда көн саен диярлек авыл хуҗалыгына кагылган мәсьәләләр хәл ителә бит, тикшерүләр уза. Барысын да бүгенге көн таләпләрен үтәп башкарырга кирәк. Боларның берсе генә дә акыллы фикерле, алга карап эш йөрткән җитәкчедән - Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовның ярдәменнән  башка мөмкин түгел.

 Без дә алардан үрнәк алып, һичьюгы аларның сүзен тыңлап, әлеге чорны сабырлык белән уздырыйк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев