"Күңгәр"дә горчица чәчәләр
"Монда арыш иде. Аны урып-җыйдык та, өстенә горчица чәчәбез", - дип каршылады "Күңгәр" агрономы.
Районның авыл хуҗалыгы үзәге җитәкчесе дә биредә. Эш барышын күзәтәләр. 148 гектарлы басуның 80ен тәмамлаганнар да иде инде.
- Седерат буларак чәчәбез. Файдасы бик зур, - дип аңлаттылар монөы.
Чәчүне "СЗП-3.6" чәчкечендә "Беларус" тракторы белән Илнар Әхмәтҗанов башкара. Горчица орлыгын Ринат Абдуллин чыгара. Чәчүче егетләр - Зөфәр Гыйльфанов һәм Илгизәр Галиәскаров.
Басуга горчица кертүнең үз нормасы да бар. биредә ул һәр гектарга 15 килограмм исәбеннән чәчелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев