Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Районның авыл хуҗалыгы

Россиядә иң югары хезмәт хакы түләнә торган тармаклар аталды

Хезмәт хакы 100 мең сумнан артык булган хезмәткәрләр - балыкчылык һәм финанс өлкәсендә.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»).Россиядә, нигездә, алты тармак белгечләре югары хезмәт хакы ала. Иң күп айлык табышы 100 мең сумнан артык булган хезмәткәрләр балыкчылык һәм финанс өлкәсендә. Шул ук вакытта ил буенча мондый акчаларны бары тик 7,2 процент хезмәткәр эшли. Бу хакта РИА Новости тикшеренүе нәтиҗәләре раслый.  

РИА Новости заказы буенча РИА Рейтинг экспертлары, Росстат күрсәткечләренә нигезләнеп, россиялеләрнең уртача хезмәт хакы турында тикшеренү әзерләгән. Бәяләү 2019 елның 1 маеннан 2020 елның 1 маена кадәр 12 ай эчендәге уртача хезмәт хакы һәм 2019 елның апрелендә хезмәт хакын бүлү буенча башкарылган.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Россиядә уртача статистик хезмәткәр 2020 елда аена 35 мең сум күләмендә хезмәт хакы алган. «Шул ук вакытта Россия хезмәткәрләренең 7,2 проценты гына аена 100 мең сумнан артык хезмәт хакы белән мактана ала», — дип яза экспертлар.

«Анализланган 30 тармакның бары тик 11ендә генә югары хезмәт хакы түләнә торган хезмәткәрләрнең өлеше ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Югары хезмәт хакы алучылар өлеше буенча беренче урынны балыкчылык һәм балык үрчетү тармагы алып тора. Анда хезмәт хакы аена 100 мең сумнан артык булган хезмәткәрләрнең өчтән бер өлеше диярлек эшли», — дип саный экспертлар.

«Финанс эшчәнлеге» аена 100 мең сумнан артык хезмәт хакы булган хезмәткәрләр өлеше буенча икенче тармак булды. Югары хезмәт хакы түләнә торган тармаклар рейтингында өченче позициядә «Файдалы казылмалар чыгару» урнашкан.

«IT, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр», «Һөнәри һәм техник эшчәнлек» һәм «Фәнни эшчәнлек» кебек тармакларны да югары хезмәт хакы булган хезмәткәрләр өлеше буенча лидерларга кертергә мөмкин.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/03-08-2020/rossiyad-i-yugary-hezm-t-haky-t-l-n-torgan-tarmaklar-ataldy-5760818

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев