Әтнә таңы

Әтнә сөте – 271 тонна!

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 10 ноябрьгә биргән оператив мәгълүматлары буенча, район күмәк хуҗалыклары шуның кадәр тулай савымга ирештеләр.

Чагыштырып узыйк: әлегә республикада иң күп көнлек тулай савымга Кукмара районы ирешә: бу көнне ул анда 294,5 тонна тәшкил итте. Аннан кала – 271 тонна белән безнең Әтнә. Өченче урында баручы Балтачта көнлек тулай савым 258,5 тонна булды.

Аерым нәтиҗәләргә килсәк, безнең райондагы  бу сан узган елгыдан 40,7 тоннага күбрәк яки былтыргыга карата 118 %. Ай башына карата да артыклык сизелә – 3,3 тоннага артык.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: