Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Районның авыл хуҗалыгы

Әтнәдә көнлек тулай савым – 272,7 тонна

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларында Әтнә районында көнлек тулай савымның шул дәрәҗәгә җитүе хакында хәбәр ителә.


9 июньгә биргән мәгъ­лүматлар бу. Көнлек тулай савым узган елгыга карата 126 процент тәшкил итә, ягъни 56,4 тоннага күбрәк. Ай башына карата да артык­лык шактый ук.
Башка районнар белән чагыштырсак бу иң зур күрсәткечләрнең берсе. Әйтик, Татарстан буенча узган елга карата 105,2 процент дәрәҗәсендә. Шушы саннар артында терлекчеләрнең тырыш хезмәте ята. Биредә җитәкчеләрнең терлекчелек өлкәсендә һәрдаим яңалыкка омтылуын, фән­ни нигездә исбатланган технологияләрне куллануын да ассызыкларга кирәк. Шулар нәтиҗәсендә бу көндә бер сыердан тәүлеклек уртача савым 32 килограмм булды. Ә Татарстанда төгәл 18 килограмм дәрәҗәсендә.
Бүгенге көндә Татарстан Рес­публикасы буенча 6 районда, шул исәптән Әтнәдә дә көнлек тулай савым 200 тоннадан артык. Ә Татарстан буен­ча ул 4109,1 тонна тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев