Әйшияз Җәүдәтнең утыз җиде аты...
Районның авыл хуҗалыгы

Әйшияз Җәүдәтнең утыз җиде аты...

Озак еллар терлекчелектә эшли, көтү дә көтә, ә соңгы елларда атлар тәрбияли ул.

Бүгенге көндә Әйшияз фермасында 37 ат, моннан тыш 9 тай тәрбияли. Ферманың бер почмагында берәр колыннары белән ике бия урын алган. Икенче җирдә тагын бер айгырны аерым урнаштырган. "Нишләп боларын аердың?" - дип сорыйм. ""Родильный бу", - дип көлә. Ә айгырны өлкәнрәк агай-энеләре үз итмәгән, анысы шуңа аерым тәрбияләнә.

Болары искитәрлек яңалык түгел, сокланырлыгы - башкада! Җәүдәт Ваһитовның тавышын ишетүгә карданың икенче почмагында йөргән атлар безгә таба шат авазлар яңгыратып юыртып килә башлагач, чынлап курка калдым. Ә икенче яктан - гаҗәпләндем, хуҗаларын таныйлар һәм яраталар алар.


Нет комментариев