Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республика матбугаты

Елена Малышева кибеткә барганда коронавирус ияртмәс өчен киңәшләр бирде

Кибеткә барганда перчатка һәм битлек, дымлы салфетка, дезинфекцияли торган чаралар булуы кирәк.

Телевидение алып баручысы, табиб Елена Малышева пандемия вакытында кибеткә бару тәртибен өйрәтте. Ул үзенең кибеткә баруын видеога төшереп, инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

Кибеткә керер алдыннан респиратор һәм перчатка киегез, хирурглар кия торган перчатка яхшырак, дип киңәш итә белгеч.

Кибеттәге арбаның яки кәрзиннең сабын дымлы салфетка белән сөртеп алыгыз.

Башка кешеләр белән дистанция саклагыз.

Кассада акчаны карта яки контактсыз система белән түләү хәерле. 

Домофон һәм лифт төймәләренә бармакның сөяге белән генә басыгыз.

Әйберләрегезне дезинфекцияли торган салфетка белән сөртеп куегыз.

Яшелчә һәм җиләк-җимешне кайнар су белән юыгыз.

Азык-төлек алып кайткан пакетны ташлагыз.

Сез орынган өслекләрне дезинфекцияләгез.

Перчатканы өйгә кайтып җиткәнче салмагыз, әле ишек тоткаларын тотасы, домофон һәм лифт төймәсенә басасы бар. 

Өйдә перчатканы спиртлы эремә белән эшкәртегез, аннары салыгыз.

Кулларыгызны сабын яки спиртлы чаралар белән юыгыз.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/08-04-2020/elena-malysheva-kibetk-barganda-koronavirus-iyartm-s-chen-ki-shl-r-birde-5734503 

Г.Мөхәмәдҗанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев