Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республика матбугаты

«Кредит каникулы» бушлай түгел! - «Ватаным Татарстан» газетасы

Россия Үзәк банкыннан аңлатуларынча, кредитны кичектергән өчен банкларга процент түләргә кирәк булачак.

. Банктан акча алып торучыларга “кредит каникулы” турында закон үз көченә керде. Тик бу “каникул” һәркемгә түгел, ә коронавирус инфекциясе таралу аркасында кесәсе нык бушап калган кешеләргә генә бирелә. Әйтик, эшен яки хезмәт хакының бер өлешен югалтучыларга. Үзәк Банк һәм Россия Хөкүмәте уйлап тапкан кризиска каршы шушы чараның нечкәлекләрен аңлатып үтик әле.

“Каникул” алуга кемнәр хокуклы?

Кеременең 30 проценттан күбрәген югалтучылар. Мисалга, гыйнвар һәм февраль айларында хезмәт хакыгыз аена 50 мең сум булып, апрельдә 30 меңгә калган икән, керем 40 процентка кимегән, дигән сүз. Димәк, сез аны алуга хокуклы.

Нинди документлар кирәк?

Керемегезне югалтканлыкны раслаган документлар: хезмәт биржасында теркәлү турында белешмә (эштән җибәрелгән очракта), “больничный” яки 2-НДФЛ белешмәсе. Соңгысы эштән бирелә, әмма аны Федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинетыгызга кереп тә алырга була. Ә инде хезмәт хакы картасын биргән банктан кредит алучыларга бары тик гариза гына язып тапшырырга кирәк.

Банк гаризаны күпме вакыт эчендә карарга тиеш?

Закон буенча банкка моның өчен биш календарь көне бирелгән. Шуннан соң банк бурычлы кешегә “кредит каникулы”ның кайчан башлануы турында хәбәр итәргә тиеш. Шул ук вакытта аны үткән число белән дә рәсмиләштерергә мөмкин. Закон нигезендә, куллану кредиты буенча – 14 көнгә, ипотека буенча – 30 көнгә алдан. Әйтик, гаризаны 30 апрельдә тапшырып, “ипотека каникулы”н 1 апрельдән башлап җибәрергә ниятләнү турында язарга була. Банктан акча алып торучының якындагы түләүне уздырып җибәрүе өчен кирәк бу.

“Каникул”ны күпме вакытка алырга мөмкин?

Күп дигәндә алты айга. Гаризаны исә 30 сентябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Кредит алучыларның кыенлыклары соңрак башланырга мөмкин: якындагы берничә айда хезмәт базарындагы хәлләрнең начараю ихтималы зур. Аннан килеп, керемнең, чыннан да, кимүен раслау өчен дә вакыт кирәк.

Берничә кредит буенча берничә “каникул” тиешме?

Һәркайсы буенча алырга мөмкин. Барысы өчен дә бер үк вакытта (керем бик нык кимесә) яки аерым-аерым ( берникадәр түләү мөмкинлеге булганда).

Кредит күләме буенча чикләүләр бармы?

Әйе, бар. Банкка әҗәте зур булмаганнар гына “каникул”га өметләнә ала. Әҗәт:

  • ипотека буенча – 1,5 миллион сумнан;
  • автокредит буенча – 600 мең сумнан;
  • куллану кредиты буенча – 250 мең сумнан;
  • кредит картасы буенча – 100 мең сумнан артмаска тиеш.

“Каникул” аркасында кредит тарихы бозылмыймы?

Юк, бозылмый. Ташламалы чор вакытында банк пеня һәм штрафлар түләтә яки залогка салынган мөлкәтне (фатир яки машина) тартып ала алмый. Моннан тыш банклар “каникул” чорында әҗәтнең ни рәвешле түләнелүе турында кредит тарихлары бюросына мәгълүматлар тапшырмый.

“Каникул” чорында бурычка процентлар исәпләнеләме?

Исәпләнелә. “Кредит каникулы” чорында берни дә түләргә кирәк булмаячак анысы. Әмма процентлар барыбер “тамып”, банк алдындагы бурычны арттырачак. Куллану кредитлары һәм кредит карталары буенча – “каникул” алу өчен мөрәҗәгать иткән көнгә процент ставкасының 2/3 өлеше күләмендә. Ипотека буенча ташламалар гомумән дә юк. Килешүдә нинди ставка күрсәтелсә – шундый ук ставка буенча.

Җыелып килгән процентларны соңыннан түләргә кирәк булачак. Кредит картасы буенча – “каникул” тәмамланганнан соң 24 ай эчендә тигез өлешләр белән. Куллану кредиты һәм ипотека буенча – төп бурычны түләп бетергәннән соң. Тик моңа карап айлык түләү күләме үзгәрми. Бары тик кредит түләү вакыты гына озайтыла. “Каникул” чорына һәм өстәмә рәвештә “тамган” процентларны түләү вакытына. Мөмкинлек бар икән, “каникул” чорында да бурычның берникадәр өлешен түләп куярга да була.

Ярты ел эчендә керем артмаса, нишләргә?

“Каникул”ны озайту турында банк белән сөйләшергә кирәк булачак. Банклар мондый очракта гадәттә кредит түләү вакытын озайтып, айлык түләү күләмен киметүне тәкъдим итә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/press/13-04-2020/kredit-kanikuly-bushlay-t-gel-vatanym-tatarstan-gazetasy

С.Мингатина фотосында - Олы Әтнәдәге банк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев