Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республика матбугаты

Пенсия ничек арта? - "Ватаным Татарстан" газетасы

Россиядә яңа пенсия коэффициенты күләме һәм яңача түләү суммалары билгеләнде.

Быел 3 октябрьдә илдә пенсия билгеләү һәм тү­ләү буенча законга үзгә­решләр кертелде. Яңа пенсия коэффициенты күләме һәм яңача түләү суммалары билгеләнде. Бу хакта “Татар-Информ” агентлыгында булып узган матбугат конферен­циясендә Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова сөйләде.

Елена Петровна әйтүен­чә, әлеге яңалыклар федераль закон нигезендә ки­ләсе алты ел өчен каралган. Быелга кадәр пенсия исәпләүдәге коэффициент 81,49 булса, киләсе ел башыннан 87,24кә үзгәрә. 2019 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсио­нер­ларның иминият пен­сиясендә үзгәрешләр булачак. Ул уртача 1 мең сумга ар­та.Татарстанда яшәүче 800 мең пенсионер шул исәп­кә керә.

Иминият пенсиясе пенсия кенәгәсенә теркә­леп барган гомуми хезмәт стажыннан, 2002 елга кадәр түләнгән хезмәт хакыннан, шулай ук Пенсия фондына күчереп барылган кертем­нәр­дән исәпләнелә.

Елена Петровна, аңлаешлы булсын өчен, мондый чагыштыру китерде: быел декабрь аенда кеше кулына 10 мең сум пенсия ала икән, киләсе елда индексациясе 705 сум булачак, 20 мең алучыныкына 1 мең 410 сум акча өстәлә.

Ә эшләүче пенсионер­лар­га ел саен ясалучы индексация акчасы пенсионер эш­тән туктагач кына иминият пенсиясенә кушып бирелә. Әлеге сумма пен­сия­дәге хез­мәткәрнең гариза язып эш­тән китүенең икенче аеннан исәпләнә.

Исегезгә төшерә­без: эшләү­че пенсионер­лар­нең пенсиясе ел саен 1 августта ин­дексацияләнә. Ул эш бирүче оешма җитәкче­легенең эш­ләүче пенсионер өчен алдагы елда күпме пенсия кертеме күчерүеннән чыгып санала.

Әмма шунысы бар: өстәмә акча балларда карала. Пенсионер зур суммада хезмәт хакы алып һәм җи­тәкчелек пенсия фондына шактый суммада иминият кертеме күчереп барса да, пенсия артуы өч баллдан да югары була алмый.

Бер балл – 81,49 коэффициентына туры килә. Белгеч аң­латуынча, аз хезмәт хакы алучыларның пенсия кертеме дә бик аз була һәм шуннан чыгып, аның иминият пенсиясенә 40-50 сум гына акча өстәлә.

Алдан әйтеп үткәнебезчә, 2019 елның 1 гыйнварында эшләмәүче пенсионер­лар­нең пенсиясе артса, 1 ап­рель­дән социаль пенсия алучылар шуңа өметләнә ала. Пенсия түләү буенча сораулар туса, Пенсия фонды­ның контакт үзәгенә (8(843)279-27-27) шалтыратырга мөм­кин.

Белгеч шундый мәгълү­мат та җиткерде: Татарстанда 1 миллион 147 мең пенсионер яши. Алар­ның күпчек өлеше – картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча иминият пенсиясе алучылар.

80 меңе социаль пенсия алу хокукына ия. 200 меңнән артыгы, лаек­лы ялда булуга карамастан, эшләвен дәвам иттерә. Ике төрле пенсия түләнә, берсе – иминият пенсиясе һәм икенчесе дәүләт карамагында булганнар өчен пенсия.

Авыл хуҗалыгында эш­ләп, кимендә 30 ел стажы булганнарның пенсиясенә дә киләсе елдан өстәмә түләү булачагын газетабызда хә­бәр иткән идек.

Ләкин ачык­лык кертәсе сораулар байтак әле. Әйтик, әлеге өс­тәмәнең кайсы белгеч­лек­ләрдә эш­ләүчеләргә бире­лә­­чәген тө­гәл белешергә те­лә­гән идек. Тик Пенсия фонды вәкиле ул сорауга җавап бирергә алын­мады.

“Бик мө­һим тема, шуңа күрә ул мәсь­әлә хакында журналистларны киләсе атнада аерым җыячакбыз”, – дигән җавап ишеттек. Елена Полякова әлегә шунысын гына әйтә алды: кешенең авыл ху­җалы­гында эшләгән стажы 30 елга туларга, ул лаеклы ялга чыгып, хәзер дә авыл җирле­гендә яшәвен дәвам итте­рер­гә һәм пенсионер бүген беркайда да эшлә­мәскә тиеш.

Шул категориягә туры ки­ләсең икән, пенсия­ңә ай саен 25 процент өстәлә ди­гән сүз. Аңлавыбызча, авыл халкын бүген дә барлыйлар, терки­ләр. Игътибардан чит­тә калучылар да булырга бик мөм­кин, шундый аңлашыл­мау­чылык килеп чыкса, пенсионер үзе, Пенсия фондына барып, эш­ләгән еллары хакында мәгъ­лүмат җиткерер­гә тиеш була.

“Аларга яңадан исәп-хисап ясау 2019 ел азагына кадәр дәвам итәчәк”, – диде белгеч.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/12/176892/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X