Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

"Банклар эшлиме? Кредитны ничек түләргә?" - әтнәләр соравына җавап

Үз-үзеңне изоляцияләү шартларында яшибез. Эшләргә тиешле оешмалар гына бүген эш урынында. Алар да бик тулы состав белән эшләми.

Газета укучыларыбызның кызыксындырган сорау: "Кредит түлисем бар, банклар эшлиме икән?"

Банкларга кредитны һәр банкка онлайн режимда түләп була. Өйдән чыкмыйча.

"Акбарс"банкның Әтнәдәге җитәкчесе Миләүшә Каюмова да шулай ди.

-  Бүгенге изоляция шартларында иң кулае - онлайн түләү. "Госуслуги" да түләргә мөмкин. "Система быстрых платежей" сервисы бар, ул элек күчергән өчен акча ала иде. Үз-үзеңне изоляцияләү шартларында алмый. Аннан күчерсәгез дә була. Инде интернеттан түләү мөмкинлеге бер дә булмый икән, кулыгызда рөхсәт кәгазе бар икән, банкка килеп түли аласыз. Барлык операцияләрне башкарабыз. Коллектив өлешчә, чиратлап эшли,- дип ачыклык кертте Миләүшә Каюмова.

Маскалар, перчаткалар кияргә онытмагыз. Рөхсәт язуыгыз өйдә калмасын. Штрафлар 40 мең сумга кадәр. 

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев