Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Җимеш куакларын тукландырырга вакыт

Уңышы белән куандырган карлыган, крыжовник, кура җиләге куак­ларын ашлама белән тукландырырга ва­кыт җитте.

Моны ничек итеп дөрес эшләргә? Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгече Светлана Дәүләтханова бу уңайдан шундый киңәшләр бирә:
— Тәү чиратта куакларның авыру һәм кыек үскән ботакларын кисегез. Төпләрен казып йомшартыгыз. Әгәр авыру яфраклар күренсә, 1 процентлы бордос катнашмасы белән эшкәртегез. Калий-фосфор ашламасы белән тукландырыгыз. Бер төпкә 30-40 грамм суперфосфат һәм 15-20 грамм калий кирәк булачак.

Җимеш агачларына һәм куакларга су сибүне киметегез, әмма тулысынча туктатмагыз. Нәкъ шушы мәлдә икенче елга уңыш нигезе салына — чәчәкле бөреләр барлыкка килә. Куакка шушы вакытта ярдәм итеп җибәрер өчен җылы су сибәргә кирәк. Кызыл карлыганга — 2, кара карлыганга — 3-4, крыжовникка 4-6 чиләк, кура җиләгенә 1 квадрат метрга 5-6 чиләк су кирәк булыр, — ди белгеч.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак http://Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев