Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Әтнәдә 4 көн буе су юклыкның сәбәпләре ачыкланды

Олы Әтнәнең "Поле чудес" дигән бистәсендә су юк, бигрәк тә бистәнең югары өлешендә, Сибгат Хәким урамында халык бәйрәм буе сусызлыктан интекте.

Бүген су булырга тиеш, диеп фараз кыла коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре. 

Су юклыкның төп сәбәбе - су 2010 нчы елдагы кебек аска киткән.  Куәте юк, аз гына ага.

- "Поле чудес"та ике скважина  эшли, суның азлыгын халык белә иде. Шул сәбәпле, тагын ике скважина булачак киләчәктә. Бу юлы су аска китү сәбәпле, су булмады. Дүрт көн буе эшлибез, насослар, кабельләр янып бетте. Төнлә насос эзләргә дә туры килде. Соңгы чиктә боҗра ясап, бакча, театр фатирларын, больницаны, кыскасы, шул яктагы оешмаларны плотина кырыендагы скважинага ялгадык.  Менә шуннан соң суны агызабыз инде, чөнки шакшы су килә. Напор булсын өчен, күрсәткеч 3,2 булу кирәк, 2 дән артып азрак өчкә якынлаша инде. Әкренләп су да чистара. Су бүген булыр дип өмет итәбез. Халыкның хәлен аңлыйбыз, без дә җир кешеләре, бәйрәм вакытында сусыз торуның читенлеген дә беләбез. Башта шалтыратучыларга җавап бирдек. Үзебезнең кем икәнлекне белеп бетергәч, телефонны алмый башладык. Безнең халык соңгысын тотып селкә бит ул, синең төн буе эшләгәнендә эше юк. Уңайсызлык өчен гафу үтенәбез, тик без дә бу эшне планлаштырып, ялда азаплансыннар дип уйлап тапмадык,- ди коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров.

Арты хәерле булсын. Сусыз бик читен. Уңайлыкларга тиз ияләндек. Исән-сау эшләп торыгыз, халык файдаланып торсын.

С.Мингатина фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев