Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
шахмат

16 шахматчы көч сынашты

Кичә, 9 декабрь көнне, "Ашыт" спорт үзәгендә шахмат ярышы узды.

Инвалидлар ункөнлеге кысасында уздырылган бу ярышта 12 ир-ат, 4 хатын-кыз шахматчы көч сынашты.

Ир-егетләр швейцар системасы буенча 5 уен уйнадылар. "Хатын-кызларның уены азрак үзгә булды, алар "круговой" уйнадылар. Уен киеренке барды...", - ди шахмат тренеры Раил Шакиров.

Ир-атлар арасында җиңүчеләр:

1. Сабиров Ирек, 5 мөмкинлектән - 4,5 очко.

2. Шәйдуллин Илназ, 4 очко.

3.Латыйпов Мидхәт, 4 очко.

Хатын-кызлар арасында җиңүчеләр:

1. Әлфия Закирова,

2. Гыйззәтуллина Лилия, Комыргуҗа мәктәбенең 10 сыйныф укучысы.

3.Сөмбел Галиәхмәтова.

Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев