Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
шахмат

Азалия - кабат чемпион

Казанда республиканың балалар коллективлары арасында командалар чемпионаты узды.

Биредә Казанның “Динамика-2” командасы өчен Әтнә кызы да катнашты... Биредә составында 6 шахматчы булган 24 команда чыгыш ясады. Шунысы куанычлы, безнең Азалиянең тырышлыгы – 100 % нәтиҗәгә ирешүе нәтиҗәсендә, “Динамика-2” командасы чемпион исемен яулады. Аңлагансыздыр, гадәттә икенче командага игътибар азрак була. Бу юлы да “Динамика-1”гә ышаныч баглыйлар.

Кабат Азалия Мифтахова уенына әйләнеп кайтыйк. Турнирда милли рейтинглары аныкыннан яхшырак саналган кызлар да уйный. Тик иң яхшы күрсәткеч – Азалиянеке! Соклангыч, шул ук вакытта “Күз генә тимәсен”не кат-кат кабатларлык күрсәткеч бу. Афәрин, Азалия Мифтахова! Афәрин, чемпион!

Кечкенәдән шахматчылар гаиләсендә тәрбияләнү үзенекен итте бугай – әбисе, Олы Әтнә мәктәбе укытучысы, бик оста шахматчы аның, әнисе исә, районның иң оста шахматчы хатын-кызы. Менә шулар Азалиягә шахмат өлкәсендә бар булганнарын биргәннәр, күрәсең. Шахматка тартылып кына калмады ул, ихлас уйный, берәр турнирда катнаша икән, бары җиңүгә омтылып уйный.

Фоточыганак: http://chess-results.com/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев