Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
шахмат

Бүген: 9 кыз, 8 малай...

Районыбыз мәктәп укучылары арасында шахмат бәйгесе буласын хәбәр иткән идек.

Бүген, 3 гыйнвар көнне, районыбызның спорт мәктәбе  беренчелегенә "Ашыт" спорт комплексының шахмат бүлмәсендә үткәрелде ул. Бәйгегә районыбыз мәктәпләрендә укучы егет-кызлар- шахмат сөючеләр катнашты. 

- Бәйгедә 9  кыз, 8 малай катнашты.  Әйләнү тәртибе белән үзара уйнап чыктылар. Бик киеренке ярыш булды, чөнки безнең республика күләмендә уңышлы чыгыш ясаучы шахматчылар да катнашты монда. Миңа тренер буларак, укучыларның уйнаулары бик ошады. Җиңүчеләрне 8 февраль  көнне Кенәрдә булачак шахмат ярышына да алып барырга җыенам, - диде шахмат тренеры Раил Шакиров.

- Шахматчыларыбыз уңышлары белән гел сөендереп торалар. Аларның сафларын тагын да тулыландыру максатыннан,   үзебезнең спорт мәктәбе призына игълан иттек бу бәйгене,- ди спорт мәктәбе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин.

 Озак уйнаганнан соң, җиңүчеләр билгеле булды. 

Кызлар арасында:

8 мөмкинлектән 8 очко алып, Мифтахова Азалия(Олы Әтнә)  беренче урынга лаек булды. 

Икенче урында - Әхмәтова Азалия (Күңгәр) 

Өченче урында - Гарипова Инзилә ( Күңгәр)

Малайлар арасында:

Беренче урында 7 мөмкинлектән 7 очко алып, Кәримов Камил (Олы Әтнә) - беренче урында.

Икенче урында - Шәрәфиев Самат (Иске Җогып авылы, Олы Әтнә мәктәбендә укый)

Өченче урында - Баязитов Камил - (Олы Әтнә)

Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр, медальләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев