Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
шахмат

Әтнә шахмат лигасы уеннары дәвам итә

22нче март көнне Әтнә шахмат лигасында соңгы тур уеннары уза. Спорт мәктәбенең шахмат буенча тренеры Раил Шакиров шул хакта хәбәр итте.

8нче март көнне чираттагы уеннар узды. Бу юлы хатын-кызлар катнашмады. исегезгә төшерәбез, Әтнә шахмат лигасында 4 төркем: хатын-кызлар, кызлар, ир-егетләр һәм ир-малайлар чыгыш ясый. Әлегә башта санап узган өч төркем буенча конкрет саннарны да, фаворитларны да атап булмый.

Ә менә ир-малайлар төркемендә фаворитлар билгеле. "Әлегә Олы Әтнә мәктәбеннән Самат Шәрәфиев, Күшәр мәктәбеннән Инсаф Галиев, Олы Әтнә мәктәбеннән Раяз Сәгъдиев алда баралар", - диде тренер.

Ә 23 март көнне тренер һәм аның шәкерте - районда иң көчле шахматчыларның берсе Азалия Мифтахова чираттагы тапкыр Россия кубогы өчен барган көрәш Олимпын яуларга дип Казанга юл тоталар.

Фото редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев