Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
шахмат

Әтнәләр Арчадан җиңү яулап кайттылар

Кичә, 26 гыйнварда,

 Арчада  шахмат-шашка ярышлары буенча район беренчелеге узды. 

Анда безнең Әтнә районыннан 3 кеше:  Бәйрәмов Фердинант, Галиәкбәров Илгизәр, Шәрәфиев Самат катнашты.

- Бик күңелем булды, бик яхшы уйнадылар. Һәркем шахмат та, шашка да уйнады. Олылар арасында безнең  Фердинант Бәйрәмовка җитүче булмады, ул беренче урын алды. Кечкенәләр арасында Самат Шәрәфиевка берәү дә җитә алмады, ул да беренче урын яулады. Илгизәр Галиәкбәров - дүртенче урында. Бу команда уены түгел,  шәхси беренчелек. Бәйгедә 25 кеше катнашты, - ди тренерлары Раил Шакиров.

Сөбеханаллаһ. Горурланабыз сезнең белән.

Раил Шакиров фотолары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев