Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

24 март - Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне

Ел саен 24 март көнне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (алга таба ВОЗ) инициативасы белән туберкулезга каршы көрәш көне уздырыла.

Аның максаты - туберкулез проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм авыруның профилактикалау чараларының хәбәрдарлыгын арттыру.

2022 елда Туберкулезга каршы көрәш көне "Туберкулезга каршы көрәш өчен ресурслар мобилизациясе. Гомерне коткарырбыз!" девизы астында уза. 
ВОЗ стратегиясенең төп максаты булып дөньяда 2030 елга туберкулезны бетерү тора.  Көн саен бу киң таралган йогышлы авырудан дөньяда дүрт мең кеше үлә.
Республиканың 13  муниципаль районында туберкулез белән авыручылар республика күрсәткеченнән 1,2 тапкырга югарырак (Әтнә, Баулы, Чүпрәле, Алабуга, Зеленодоль, Кама Тамагы, Лаеш, Менделеевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарма-новск, Спас, Тәтеш районнары). Кайбыч районында туберкулез белән авыручылар республика күрсәткеченнән 2,9 тапкырга югарырак. Саба районында туберкулез белән авыручылар саны 2021 елда ачыкланмаган.
  Авыручыларның төп өлеше - хезмәткә сәләтле халык, шуларның 61,8% - 18-49 яшьлек шәһәр халкы, социаль статус буенча - 24,3%, пенсионерлар - 14,7%, балалар һәм яшүсмерләр - 4,7%.

Туберкулез - микобактерияләр китереп чыгара торган хроник йогышлы авыру, төрле органнар һәм системаларны зарарлый торган , ләкин еш кына сулыш органнары зыян күрә. 

 Туберкулез кешегә һава аша һава-тамчы юлы белән тарала. 

Роспотребнадзорның Биектау ТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев