5 кеше карантинда утыра, пневмония белән авыручылар юк
Сәламәтлек

5 кеше карантинда утыра, пневмония белән авыручылар юк

Саклану кагыйдәләрен үтәү шарт.

Район сәламәтлек саклау хезмәткәрләре тарафыннан бар да ныклы контрольдә. Бүгенге көндә куркырлык берни юк, дип ышандыра алар. Читтән кайтучы 5 кеше үз өендә карантинда утыра.

"Таиландтан кайткан кешене карантиннан чыгардык, вакыты чыкты, анализлары әйбәт", - диде Әтнә район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова.

- Районда атна башыннан ОРЗ белән авыручы 14 кеше теркәлгән, аның 3 се - бала. Пневмония белән авыручы юк. Балалар бакчаларында мониторинг дәвам итә, - ди район больницасының табиб-эпидемиологы Азат Гыймадиев. 

 


Нет комментариев