Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әтнә районында 7 кеше исәптә тора

1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.

Шул уңайдан район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова белән сөйләшәбез.
– Гөлия Фәритовна, бу хакта күп язылса да, ВИЧ инфекциясе турында тагын бер аңлатып үтсәгез иде? Нинди чир ул? Безнең районда да теркәлгәнме?
– ВИЧ – ул кешенең иммунодефициты вирусы, ягъни кешенең иммун системасын җимерүче вирус.  ВИЧ кеше организмында яши һәм үсеш ала. Кызганычка каршы, безнең районда ВИЧ-инфекция белән авыру очраклары 2002 елдан теркәлә башлады. Бүгенге көндә район буенча әлеге авыруның 17 очрагы теркәлде. ВИЧтан 3 кеше вафат булды. 7 кеше башка төбәккә, шәhәрләргә күчеп китте. Хәзерге вакытта район буенча 7 кеше исәптә тора.
– Әлеге чирнең «яшерен чор»ы күпмегә кадәр сузыла?
– Инфекция йоктырган кеше үзен озак вакыт сау-сәламәт итеп хис итә.  ВИЧ йоктырганнан алып кандагы ВИЧка каршы антитәнчекләрне ачыклаганчы 2 атнадан бер елга кадәр вакыт узарга мөмкин. Нәкъ менә шушы вакыт аралыгы — «яшерен чор» дип атала. ВИЧка анализ  бу чорда тискәре була. Ләкин  шушы чорда авыру кеше башкаларга вирус йоктыра ала. Ә берникадәр вакыт үткәннән соң кайбер кешеләрдә гриппка охшашлы билгеләр күренә (тән температурасы күтәрелә, тәндә тимгелләр барлыкка килә, лимфа төеннәре зурая, эч китә).
– Кеше үзенең зарарлануын ничек белә?
– Еш кына очраклы рәвештә: тест тапшырганда ВИЧ барлыгы ачыклана
– ВИЧ-инфекция  башка кешегә ничек күчә?
– Вирус өч юл белән күчәргә сәләтле: сакланмаган җенси мөнәсәбәтләр вакытында; кан аша (наркотиклар кулланган вакытта уртак шприц белән файдаланганда, стериль булмаган җиһазлар белән татуировка, маникюр ясаганда, педикюр процедуралары үткәргәндә, чит кешенең шәхси гигиена предметларын кулланганда); инфекцияле анадан баласына авырлы вакытта, тудырганда һәм күкрәк сөте имезгән вакытта.
– Киресенчә, нинди юллар белән йога алмый?
– ВИЧ һава, су, көнкүреш юлы аша, бер табак-савыттан кулланганда, бәдрәфтән файдаланганда, черки-чебен тешләгәндә, транспортта йөргәндә, спорт уеннары уйнаганда, бассейнда йөзгәндә, кул бирешкәндә, кочаклашканда, үбешкәндә күчми. 
– ВИЧ йоктырудан ничек сак­ланырга?
– Наркотиклар кулланмаска, стериль булмаган җиһазлар белән татуировка ясамаска, бары тик лицензиясе булган салоннарда гына маникюр, педикюр процедуралары үткәрергә, шулай ук чит кешенең шәхси гигие­на предметларын кулланмаска (кырыну станогы, маникюр кайчылары, теш щеткасы, мунчала), очраклы җенси элемтәләрдән сакланырга, яңа партнер белән булганда, бары тик презерватив кулланырга. 
– Кайчан ВИЧка тикшеренү узарга кирәк?
– Яңа партнер белән презерватив кулланмыйча җенси контакт­та булганнан соң яки ул ертылган очракта. Әгәр партнерыгыз башка кеше белән җенси контактка кергән булса. Хәзерге яки элеккеге җенси партнерыгыз ВИЧ-инфекцияле булса. Әгәр парт­нерыгыз вена аша наркотик кулланган булса яки инфекция йоктыруның башка куркыныч юлына юлыккан булса. Җенси юл белән күчә торган башка инфекция йоктырган булсагыз. Наркотиклар яки башка матдәләр кадау, шулай ук татуировка һәм пирсинг ясату өчен стериль булмаган энәләр яки шприцлар кулланганнан соң. ВИЧ-инфекцияле кешенең каны белән контакттан соң.
– Гөлия Фәритовна, ВИЧка тестны ничек, кайда узарга мөм­кин?
– ВИЧка тест Казанда, СПИД үзәгендә үткәрелә. Ә районда ВИЧка тест бирү өчен Әтнә  үзәк больницасының табиб-эпидемиологына яки участок табибларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев