Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Эльдар Яруллин: “Бүлмәдә бер авыру бар – димәк, калганнар да авыртачак”

Авыр очраклар күзәтелми, әмма авыруның гадәти салкын тиюме, әллә таҗвирусымы икәнен берәү дә әйтә алмый

Әтнә район хастаханәсе баш табибы ковидның яңа штаммы – “Омикрон” турында әнә шундый фикердә. Таҗвирусының яңа дулкыны илебез халкын кабат шөбһәгә салды.

Әлегә безнең районда аның белән авыручылар рәсми рәвештә теркәлмәсә дә, бу бары тик вакыт эше.

– Әлеге штамм гадәти салкын тидереп авырткандагы кебек билгеләргә ия. Тамак төбе ачыту, коры ютәл, шул ук вакытта, таҗвирусының башка штаммнарындагы кебек үк, мускуллар авырту, хәлсезлек күзәтелергә мөмкин, – ди Эльдар Яруллин. – Шул ук вакытта чир башкалар кебек үк, мутация кичерә. Иң беренче чиратта, куркыныч өлкән буынга – 65 яшьтән өлкәнрәкләргә яный. Кызганычка каршы, әлеге категориягә керүчеләр бу куркынычны тиешенчә аңлап кабул итмиләр. Алар урамга чыгалар, күршеләренә керәләр, халык җыелган урыннарда булалар.

 “Авыру безне читләп узар”, – дип уйлыйлар. Әмма бу алай түгел.

Соңгы штамм берәүне дә аямаска мөмкин. Берәү авырса, димәк, калганнарга да күчми калмаячак.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев