Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Иммунолог коронавирустан ревакцинация ясатыр өчен өч сәбәпне атады

Медицина фәннәре кандидаты, иммунолог Николай Крючков киләчәктә өлкән яшьтәгеләр прививканы 4-5 ай аралык белән, ә яшьләр 8-9 ай саен ясатачак, дип фаразлый.

Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан вакцинаны алты айдан кабат ясатырга тәкъдим итә. «Бу оптималь вакыт», — дип сөйләде Sputnik радиосына биргән интервьюсында медицина фәннәре кандидаты, иммунолог Николай Крючков.

«Мин вакытны җиде айдан да артыкка сузмаска киңәш итәм, чөнки халыкның шактый процентында, якынча өчтән берендә, антитәнчекләр яки тиз генә барлыкка килми, яки аларның күләме бик тиз кими», — дип аңлатты фән кандидаты. 

Аның сүзләренчә, берничә очракта вакцинаны Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы куйган вакыттан да иртәрәк ясатырга кирәк. Беренчесе — эпидемиологик вазгыять уңай булмаган илгә барганда. Әйтик, беренче вакцинадан соң биш яки биш ай ярым вакыт узса, юлга кузгалганчы ике атна (минимум) алдан кабаттан вакцина ясатырга кирәк. Крючков сүзләренчә, 10 көн һәм аннан да кимрәк вакыт эчендә ясалган өстәмә инъекциядән бернинди дә нәтиҗә булмаячак. 

Шулай ук кабат вакцина ясату өлкән яшьтәгеләргә һәм кайбер чирләре булган кешеләргә дә кирәк.

«Кешедә сизелерлек иммун кытлыгы халәте яки кеше бик өлкән яшьтә икән, ревакцинацияне иртәрәк ясату ихтималы килеп чыгарга мөмкин, — дип сөйләде Крючков. — Моны тиешле антитәнчекләргә иммунофермент анализ нәтиҗәләре буенча ачыклап була, ләкин мондый очраклар бик сирәк».

Иммунолог киләчәктә өлкән яшьтәгеләр прививканы 4-5 ай аралык белән, ә яшьләр 8-9 ай саен ясатачак, дип фаразлады. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/18-09-2021/immunolog-koronavirustan-revaktsinatsiya-yasatyr-chen-ch-s-b-pne-atady-5838070

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев