Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Киләсе атнадан Татарстанда коронавирустан вакцинаны йоткылык аша ясый башлыйлар

Вакцина ике компонентлы, беренчесеннән соң өч атна узгач, икенчесе кертелә.

Киләсе атнадан Татарстанда коронавирустан Спутник V вакцинасын борын аша (назаль вакцина) да кертеп булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстан атомайзерлар – препаратны йоткылык өстенә сиптерергә мөмкинлек бирә торган, шприцка киертелә торган җайланмалар сатып алды», - диелә хәбәрдә.

Вакцина ике компонентлы, беренчесеннән соң өч атна узгач, икенчесе кертелә.

Министрлык коронавирус йоктыручылар көннән көн арта баруын искәртә. Табиблар фикеренчә, борынга кертелә торган вакцина ревакцинация өчен иң кулае. Ә беренче тапкыр вакцинация узучыларга Спутник V вакцинасын инъекция рәвешендә кадату киңәш ителә.

Назаль вакцинаның өстенлеген табиблар психологик яктан күрә – борын куышлыгы аша кертү инъекциягә караганда җиңелрәк кичерелә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев