Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Путин Covid - 19 буенча чикләүләрне җәй ахырына бетерергә мөмкин булачак

Россия Президенты күмәк иммунитетка ирешү өчен вакцинация кирәклеге турында искәртте.

Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 буенча чикләүләрне җәй ахырына, коронавируска күмәк иммунитет формалашкач, бетерергә мөмкин булачак дип әйтте. Бу хакта дәүләт башлыгы «Россия 1» телеканалы эфирында белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ»МА.

" Әгәр дә вакцинация хәзерге кебек темплар белән барса, җәй азагына без шундый күрсәткечкә ирешербез дип уйлыйм", — дип әйткән Владимир Путин.

Владимир Путин күмәк иммунитетка ирешү өчен прививканы ил халкының 70% ы алырга тиеш, дип өстәде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев