Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 317 яңа очрагы ачыкланган

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 317 очрагы (кичә 305 иде) ачыкланган.

53 пациент (кичә – 99) хастаханәгә озатылган.

2022 елның 31 августына булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 157 489 очрагы ачыкланган, 150 915 кеше (шуларның 37се – узган тәүлектә) терелгән.

Шул ук вакытта, төбәктә соңгы тәүлектә коронавирустан үлем-китем очрагы теркәлмәгән. Шул рәвешле, Татарстанда барлыгы 2001 кеше ковид корбаны булган, соңгы шундый очрак моннан кичә теркәлгән.

Росстат мәгълүматлары буенча, илнең төрле төбәкләрендә теркәлгән һәм теркәлмәгән үлем-китем очраклары арасында аерма күзәтелә. 2022 елның июнендә Россиядә коронавирустан 4981 кеше вафат булган, 3693 кешедә ул үлемнең төп яки фаразланган төп сәбәбе дип табылган.

Республикада коронавирус инфекциясен йоктыручылар артуга бәйле рәвештә, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) моннан бер атна элек Татарстан халкына битлек кияргә киңәш итте, әлеге киңәш ТР Хөкүмәте карарында да урын алган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган атна ахырында коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб эшен яңадан башларга кушты.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев