Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 50 кеше коронавирус йоктырган

Авыру кешеләр белән элемтәдә булган яки коронавируска шиге булган 4,2 мең кеше табиблар күзәтүендә.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 50 яңа очрагы теркәлгән.

«Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 50 яңа очрагы ачыкланды. Димәк, республикада барлыгы 24 925 ковид очрагы теркәлде», — дип хәбәр итте «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Авыру кешеләр белән элемтәдә булган яки коронавируска шиге булган 4,2 мең кеше табиблар күзәтүендә.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйткәнчә, республикада коронавирустан бер тәүлектә 37 кеше терелгән, пандемия башланганнан бирле 21,9 мең кеше дәваланып беткән. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/20-08-2021/tatarstanda-tagyn-50-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5834442

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев