Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тәүлек эчендә 218 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда тәүлек эчендә яңа коронавирус белән зарарлануның 218 очрагы ачыкланган. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус белән зарарлануның 218 очрагы теркәлгән. Барлык чордагы үсеш – 144 409 очрак», –  дип хәбәр итте ул.

Любовь Авдонина 2022 елда Covid-19 белән 101 меңнән артык кешенең чирләвен әйтте.

Кичә 9 меңнән артык кешегә коронавируска тест ясалган.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков тәүлек эчендә ковидлы 225 кешенең савыгуы турында искәртеп үтте.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-taulek-ecenda-218-kese-koronavirus-ioktyrgan-5853883

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев