Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

27 яшьлек кыз поезд астында калып һәлак була

Биектау районындагы тимер юлда кичке унда коточкыч юл һәлакәте була. 27 яшьлек кыз тимер юлы аркылы чыкканда поезд астында калып һәлак була. Алынган җәрәхәтләрдән кыз мизгел эчендә үлә.

Беренчел фаразларга караганда, юлны кичкән вакытта кызның колагында наушниклар булган һәм ул телефон аша сөйләшкән. Шул сәбәпле, ул якынлашучы поезд тавышын ишетмәгән, дияргә кала. 

Мәрхүмнең якын дусларын һәм туганнарын социаль челтәрләр аша табалар. Кыз Нурлат районының Чулпан авылында туып-үскән икән. Бүгенгекөндә бу эш буенча  тикшерү бара. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев