Акча счетка нигә вакытында күчмәде икән
Балалар пособиеләрен рәсмиләштергәндә түләү өчен стандарт график булуы турында хәбәр иттеләр. Әмма счетка акча төрле даталарга күчкән. Бу нәрсә белән бәйле?
Әлеге сорауга Пенсия фонды бүлегеннән җавап түбәндәгечә:
- Банк картасына 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен түләү стандарт график буенча һәр айның 3 нче саны бердәм көн булачак. Айның 3 числосы бәйрәм яки ял көне булса, түләү алдагы эш көнендә башкарыла. Ә түләү почтасына айның 1-25 саны, яшәү адресы буенча илтеп тапшыру графигы буенча килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев