Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

«Бел һәм рөхсәт итмә»

Мәктәп укучылары арасында әнә шул исемдәге коррупциягә каршы юнәлештәге бәйгенең район этабына йомгак ясалды.

Конкурста районның барлык мәктәпләре дә катнашты. Укучылар бәйге шарты буенча плакатларда һәм видеоларда җәмгыятьтә коррупция кебек тискәре күренешкә үз мөнәсәбәтләрен күрсәттеләр. Биремнәр өстендә эшләгәндә, укучылар сәләтләрен, фантазияләрен күрсәттеләр. Иҗади эшләрен район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Лилия Фәтхуллина, район мәгариф бүлегенең тәрбия эше буенча начальнигы урынбасары Гөлфия Шаһидуллина һәм мәгариф бүлеге методисты Гөлшат Әхмәтгалиева бәяләде. Иң яхшы эшләр коррупциягә каршы юнәлештәге бәйгенең республика этабына җибәрелде. Ә муниципаль этап призерлары грамоталар һәм призлар алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев