Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Белми калмагыз - бердәм кабул итү үткәрелә

Бүген, 10 ноябрьдә мобилизацияләнгән башкарма производстволар мәсьәләләре буенча гражданнарны бердәм кабул итү була

Агымдагы елның 10 ноябрендә гражданнарның хокукларын тәэмин итү максатыннан Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә гражданнарны бердәм кабул итү була. Суд приставлары өлешчә мобилизациягә эләккән гражданнарга, үз туганнарына һәм хәрби хезмәткәрләргә карата башкарма производстволар белән бәйле мәсьәләләр буенча консультация бирәчәкләр. Кабул итү шулай ук кредиторларның күрсәтелгән категорияләрдәге бурычларын кире кайтару белән бәйле мөрәҗәгатьләре буенча алып барылачак.

Кабул итү 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча барлык район бүлекләрендә узачак. Район бүлекләренең адреслары сайтның «Структура» бүлегендә күрсәтелгән. Моннан тыш, гражданнар консультация сорап Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Казан шәһәре., Яхин урамы., 3.йорт адресы буенча

Үзегез белән паспорт яки нотариаль рәсмиләштерелгән ышанычнамә (башкарма производство яклары вәкилләренә) булырга тиеш.

Бу хакта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев