Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

“Прививка ясатыгыз, курыкмагыз”

Куанычымны язмыйча кала алмыйм. Быел да Өлкәннәр көне уңаеннан бик күп күчтәнәч өләштеләр. Бу уңайдан район һәм үзебезнең “Уңыш” хуҗалыгы җитәкчеләре зур тырышлык куйганнар.

Ә бүләк-күчтәнәчләрне авылдашыбыз Гөлия Шәйхиева өләште. Кешенең юктан гына да күңеле була. Олы кешеләрнең бигрәк тә. Ә монда күчтәнәч тутырган пакетлар бик мул иде. Киләчәктә дә Раббыбыз тиешенчә явымнарын биреп, кырларда игеннәр шаулап уңып, шулай мул итеп күчтәнәчләр алырга язсын.
Тик менә бу бетмәс-китмәс яман чир, күпләрнең гомерен өзгән коронавирус кайчан юк булыр инде.
Мин үзем олы яшьтә. Һәр кеше үз сәламәтлеге өчен үзе җаваплы. Шуңа күрә мин дә коронавируска каршы вакцина ясаттым. Янымдагы кызым да прививка кадатты.
Кызык хәл – шуннан соң бөтен чирләрем киткәндәй булды. Фикерем шул: райондашлар, авылдашлар, курыкмагыз – ясатыгыз вакцинаны! Төрле имеш-мимеш, уйдырмаларга ышанмагыз.
Сөембикә Мәгъсүмҗанова, Каенсар авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев