Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Covid-19 аркасында локдаун кертерләрме?

Илдә коронавирусның югары патогенлы төре таралган очракта гына киләчәктә локдаун кертелү ихтималын әйтә Россия Федерациясенең Иминлек советы рәисе урынбасары.

Яңа штаммнар таралу аркасында Россиядә локдаун кертелми. Россия Федерациясенең Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев хәзерге вакытта локдаун кертүнең мәгънәсе юк дигән фикерен әйтте.

«Хәзер локдаун кертүнең мәгънәсе юк, бигрәк тә яңа штаммнар барлыкка килгән шартларда. Шуның өчен, Мәскәүнең үзендә дә авыручылар саны артуга карамастан, локдаун игълан ителми, чөнки бу мәгънәсез», — дип белдерде Медведев. Бу хакта РИА Новости яза.

Медведев киләчәктә илдә коронавирусның югары патогенлы төре таралган очракта гына локдаун кертелү ихтималын әйтә. Шул очракта гына әлеге чара үзен аклаячак, диелә хәбәрдә.

«Кызганыч, үтә дә йогышлы, югары патогенлы, бик куркыныч, аннан да куркынычрагы инде мөмкин булмаган штамм барлыкка килүен дә күз алдына китерергә мөмкин. Бу очракта инде йозак элү турында игълан итәргә туры киләчәк», — дип аңлатты ул, мондый хәлнең илдә булмаячагына өметләнеп.

Күптән түгел Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хакимиятнең илдә бернинди дә локдаун кертү турында фикер алышмавын белдергән иде.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/28-01-2022/medvedev-rossiyad-h-zer-covid-19-arkasynda-lokdaun-kert-faydasyz-5848151

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев