Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Кабат барысында барлап, карап чыгарга

Мәскәү өлкәсендә булган вакыйгадан соң, район администрациясе каршында эшләп килгән террорчылыкка каршы комиссия чираттан тыш утырышка җыелды.

22 март, җомга көнне, Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концертлар залында билгесез кешеләр тамаша карарга килүчеләргә һөҗәм иттеләр. Фаҗигада 100дән артык кешенең гомере өзелде. Шулай ук күп кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алып, больницаларга озатылды.
Әлеге вакыйгадан соң, район администрациясе каршында эшләп килгән террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары чираттан тыш утырышка җыелды. Гомумән, халык кая күп йөри шул оешма җитәкчеләре утырышта катнаштылар. Утырышның максаты шушы оешмаларда булган пропус режимын тагын бер карап чыгу, техник мөмкинлекләрен кабат ачыклап чыгу иде. 
Утырыш теракта һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды.
— Мондый хәлләрне булдырмас өчен үзебезнең тарафтан нинди эшләрне эшли алабыз. Шул хакта тагын бер кат сөйләшергә җыелдык, — дип башлады сүзен район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Дамир Гарипов.
Һәр оешма җитәкчесе утырыш барышында кыскача оешмаларындагы куркынычсызлык таләпләре турында сөйләп үттеләр.
Күрәчәк булмасын, бу хәлләрне берәүгә дә кичерергә язмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев