Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Карбыз сайлый беләсезме?

Карбыз сезоны җитте һәм аны ничек сайларга соң?!

Моның өчен кайбер кагыйдәләрне белү кирәк.

Түбәндәге киңәшләр сезгә ярдәм итәр дип уйлыйбыз.

Якынча 5-7 килограммлы, уртача зурлыктагы карбызны сайлагыз.

Аның тышында таплар, ярыклар булырга тиеш түгел (чиста карбызда кояш нурлары уйнап тора).

Карбызның кабыгындагы төсләр никадәр контраст икән, ул шулкадәр тәмлерәк булачак.

Карбызның койрык өлеше сары һәм бераз кипкән булырга тиеш. Бу - озак саклау билгесе.

Карбызда, гадәттә, “туп” рәвешендә таплар бар. Әгәр таплар артык зур икән, ул шулкадәр сусылрак дигән сүз.

Карбызга суккалаган вакытта ул яңгыравык тавыш чыгара. Өлгермәгән карбыз бернинди дә тавыш чыгармаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев