Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Кая бара бу дөнья: ир заты әнисен үтерүдә гаепләнә

Татарстан Республикасында бер адәм заты анасын үтерүдә гаепле дип табылган.

Татарстан Республикасында бер адәм заты анасын үтерүдә гаепле дип табылган бу хакта Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары сайтында хәбәр ителә. 

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан җыелган дәлилләрне суд тарафыннан Чистай шәһәрендә яшәүче 41 яшьлек кешегә карата хөкем карары чыгару өчен җитәрлек дип тапкан.

Тикшерү һәм суд тарафыннан 2022 елның 11 мартында Энгельс урамындагы бер йортның фатирында хөкем ителүченең 65 яшьлек әнисе аны амораль яшәү рәвеше алып барган өчен  өеннән куып чыгарганын ачыклый. Исерек хәлдә булганны сәбәп итеп, җинаятьче ханымга муен һәм гәүдәсенә берничә дистә пычак ярасы ясый. Алынган яралар нәтиҗәсендә, хатын шунда ук үлә, ә Хөкем ителүче хәмер эчүен дәвам итә. Икенче көнне, зыян күрүченең туганы, телефон шалтыратуларына җавап бирмәгән хатын-кыз янына бара аны үле килеш таба.

Суд карары нигезендә, ир-атка 10 елга катгый режимлы колониядә иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән.

https://yandex.ru/search/?text=пиксабай+наручники&lr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев