Ылыслы агачларны 1 декабрьдән сата башлаячаклар һәм әлеге төр сәүдә ай ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Казанда чыршы агачларын сатып алу мәйданчыкларының адреслары билгеле булды. Бу елны чыршы базарлары өчен шәһәрнең барлык районнары буенча 20 сәүдә ноктасы бүлеп бирелгән.
Ылыслы агачларны 1 декабрьдән сата башлаячаклар һәм әлеге төр сәүдә ай ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Яңа ел чыршыларын рәсми рәвештә декабрьнең беренче көннәреннән сатарга рөхсәт бирелсә дә, әлеге төр товар белән эш итүче сәүдә нокталарының күбесе ай уртасындарак эшли башлаячак дип көтелә.
Сату мәйданчыкларының адреслары белән Казан мэриясе сайтында танышырга мөмкин.
Нет комментариев