Казанда узачак «Кыр көне»ндә әтнәләр дә катнаша
6-9 июльдә «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә бөтенроссия «Кыр көне» үтә.
«Кыр көне»ндә нәселле сыерлар арасында бәйге үткәреләчәк. Чара кысаларында беренче тапкыр илкүләм нәселле сыерлар бәйгесе оештырыла.
Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге бәйгедә катнашып, узган ел безнең район белгечләре һәм терлекләре мактаулы урыннарга лаек булганнар иде.
Узган елларны бәйге республика күләмендә үткәрелә. Быел бөтенроссия ярышында 52 нәсел хуҗалыгыннан 80 сыер катнашача, дип көтелә. Сыерларны Удмуртия, Мордовия, Чувашия, Ульяновск өлкәсе һәм Татарстаннан алып киләләр. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев