Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Хәрби комиссариат мобилизацион резервка чакыра

Әтнә һәм Арча районнары буенча хәрби комиссариат запаста-гы гражданнарны мобилизацион резервка кон-тракт төзергә чакыра.

Бу хакта Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов белән сөйләштек.   

-  Алмаз Әгъзәмович, Арча районы хәрби комис-сариаты запастагы гражданнарны мобилизаци-он резервка контракт төзергә чакыра, – дигән сүз дөресме? Ул нидән гыйбарәт? Анда кемнәрне алачаклар?
–     Әйе, бу дөрес хәбәр. Моны әле күпләр аңлап та бе-термидер. Бу өйдә торып кына акча алу  мөмкинлеге. Ул һәрбер субъектта да төзелә. Татарстанда без 2000 кешене җыярга тиеш булабыз, шуларның 35е безнең районнан булырга тиеш. Безнең районнан теләк белдерүче 14 егет бар инде. Хәрби җыен 8 ноябрьдә башлана, без аларны шунда алып барачакбыз.
–    Алмаз Әгъзәмович, хәрби резерв буенча кон-тракт кемнәр белән  төзелә?
–    Резервка кабул ителә торган кеше хәрби хезмәт үткән Россия Федерациясе гражданины булырга тиеш: солдат, сержант – 42 яшькә кадәр; офицерларның 57 яшькә кадәр булуы  шарт.
–     Аларга нинди вазифалар йөкләнә?Резервтагы гражданнарны хәрби вазифага билгеләү, аларга хәрби дәрәҗә бирү, аттестация һәм квалифи-кация күтәрү имтиханы тапшырту күздә тотыла. Шу-лай ук алар хәрби җыеннар вакытында мобилизаци-он, сугышчан һәм оператив чараларда катнашачак.
–    Мондый контракт төзегән кешеләргә күпме хезмәт хакы түләнә?
–    Мобилизацион резервта тору хакында контракт төзегән гражданнарга даими һәм тотрыклы рәвештә акча түләнә: рядовой һәм сержантларга өйдә тор-ган вакытта 9000 сум, ә җыеннар вакытында 17000 сум; офицерларга 17000 һәм 25000 сум. Моннан тыш, җыеннар вакытында аларның төп эш урынында да хезмәт хакы саклана. Хезмәткәрнең эш урынында бул-маган вакыты өчен эш бирүчегә РФ Оборона минис-трлыгы компенсация түли.
–     Контракт күпме вакытка төзелә?
–     Мобилизацион резервка кабул ителү турында берен-че контракт өч елга төзелә. Яңа контракт кабат өч елга, биш елга яки, мобилизацион резервта тору яше чыгу-га карап, кимрәк вакытка төзелергә мөмкин. Контракт-та гражданинның резервка ирекле рәвештә керүе, шу-лай ук анда тору шартлары һәм срогы билгеләнә. Мо-билизацион резервка керергә теләгән гражданнарга Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссари-атка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Белешмәләр өчен теле-фон: 89377771788.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев