Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Көз аена авыручылар саны артыр дип көтелә

Таҗвирусы ниһаять чигенде, маска, перчаткаларны салдык, дип үзебезне никадәр тынычландыдырга тырышсак та, әлеге мәкерле чир беркая да китмәде.

Соңгы вакытта аның яңа штаммы барлыкка килүе, әлеге чир арта башлаган дигән имеш-мимешләр дә гел ишетелеп тора. Әлеге хәбәрләлргә ачыклык кертү өчен район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдиновага мөрәҗәгать иттек.

  • Июль аенда кимү күзәтелсә дә, август аеның дүрт көнендә ОРЗ симптомнары белән больницага мөрәҗәгать итүчеләр саны артты. Әлеге чирнең коронавирус яки ОРЗ, ОРВИмы икәнне ачыклау өчен тест алына. Аны тикшерәбез. Бүгенге көндә хәл тотрыклы булса да, көз аена күтәрелеш булырга мөмкин. Шуңа күрә дә иң отышлысы вакцияна ясату. Көз аенда күтәрелеш алдыннан, вакцина ясату өчен хәзерге вакыт иң кулай чор, дип сорауларыбызга ачыклык кертте ул.

Ни генә дисәк тә, төрле сәбәпләр тапсак та, алдан аяк киенү беркайчан да комачауламый. Сәламәт булыйк. Бүгенге көндә аннан да кадерле әйбер юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев