Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Мәктәпне тәмамлаучылар биш югары уку йортына ун гариза бирә ала

Быел чыгарылыш сыйныф укучылары биш университетка унга кадәр гариза бирә алачак. Бу хакта РФ фән һәм югары уку йорты министры Валерий Фальков Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәсендә хәбәр итте.

«Без абитуриентларның әзерлек юнәлешләрен сайлау мөмкинлекләрен киңәйттек. Әгәр алдагы елларда абитуриентлар өч белгечлек һәм юнәлеш буенча биш югары уку йортына керү өчен гариза бирергә хокуклы булса, быелдан укырга керүчеләр биш университетка унга кадәр гариза бирә алачак», — дип сөйләде министр.

Фальков абитуриентлар югары уку йортларына керү өчен документларны көндезге һәм читтән торып укуга тапшыра ала, диде. «Быел без традицион срокларга әйләнеп кайтабыз. Инде 20 июньнән документларны тапшырырга мөмкин булачак һәм аларны кабул итү 29 июльгә кадәр дәвам итәчәк», — диде ул.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/science/14-05-2021/byel-m-kt-pne-t-mamlauchylar-bish-yugary-uku-yortyna-un-gariza-bir-ala-5823182

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев