«Моңнар булып калдың»
Май аенда балалар язучысы, шагыйрә, укытучы Энҗе Һилалетдин кызы Мөэминованың тууына 100 ел булды.
Май аенда балалар язучысы, шагыйрә, укытучы Энҗе Һилалетдин кызы Мөэминованың (18.05.1924 - 02.03.2009) тууына 100 ел булды. Сибгат Хәким музее җитәкчесе Хакимуллина Г. Г. шул уңайдан 5-6 сыйныф укучыларына "Шигъри сәхифәләр" циклыннан "Моңнар булып калдың"дигән музей дәресе үткәрде. Укучыларны Э. Мөэминованың презентация ярдәмендә иҗаты белән таныштырды, соңыннан шигырьләрен укыдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев