Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Орскида куркыныч хәлләр...

Кешеләр бигрәк кызганыч.

Җомга көн кич белән,  5 апрельдә, Орск шәһәрендә Ырынбур урамы тирәсендә Җаек елгасында грунттан ясалган дамба җимерелде. Моңа кадәр дамбаның ике урынында су аккан инде, шуңа аның ишелү ихтималы булган. 10 меңнән артык кеше яшәгән 4 меңнән артык йортны су басты. Хәвефле районнардан кешеләрне вакытлыча урнаштыру пунктларына эвакуациялиләр.  Шәһәрдә дә, гомумән Ырынбур өлкәсендә федераль дәрәҗәдә гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Орскига йөзләгән коткаручыны җибәрде

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, Орскига  дамба җимерелү нәтиҗәләрен төзәтер өчен 240 коткаручы һәм 113 берәмлек техника юнәлтелгән.

Соңрак ведомство дамба җимерелү нәтиҗәләрен төзәтү максатында көч һәм чаралар төркемен арттырды. Вакыйга урынында барлыгы 440  белгеч һәм 217 берәмлек техника эшли, шул исәптә 30 йөзү чарасы (махсус көймәләр) һәм үтемлеге югары булган йөзүче транспортер.

Коткаручылар шәһәр хакимияте вәкилләре белән бергә  су баскан һәм су басу ихтимал булган урыннардан кешеләрне эвакуациялиләр, өлкәннәрне һәм йөри алмаганнарны  күтәреп алып чыгалар. Властьлар ышандыруынча, медицина ярдәме артыннан мөрәҗәгать итүче булмаган, халык тынычлык саклый, паникага бирелми.

“Лента.ру” басмасына шунда яшәүче бер ир сөйләвенчә, шәһәр халкы кырылып эчәр су сатып ала башлаган, алар Ирекле гидроэлектростанциясеннән күп су җибәрелер, дип әзерләнә.

Җаек елгасы дәрәҗәсе күтәрелү сәбәпле, Ырынбур шәһәре мэр Сергей Салмин шәһәр яны поселоклары һәм бакча ширкәтләрендәгеләрне тиз арада эвакуацияләнергә чакырды.

“Хәл бик җитди. Бе тәүлек эчендә генә Җаектагы су дәрәҗәсе 91 см.га җиткән! Һәм әле ул 778 см тәшкил итә. Бу күрсәткечләр уңай түгел дип исәпләнә һәм су һаман килә дә килә”, – дигән Сергей Салмин.

Мэр мәгълүматы буенча, шәһәрдә 300дән артык йорт һәм 750 участокны су баскан. Салмин кешеләрне, шәхси, кыйммәтле әйберләрен, документларын даруларын һәм иң элек кирәге чыгардай нәрәләрне  алып, танышларына, туганнарына  яисә вакытлыча урнаштыру пунктларына китәргә чакыра.

Ырынбур өлкәсе хакимияте ташкын белән бәйле хәлләрнең нормальләшү срокларн атады. Ул 20 апрельдән соң җайга салынырга тиеш.

Русиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматы буенча, бу гадәттән тыш хәл сәбәпле төбәк  күргән зыян  21 миллиард сумнан арткан.  

Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев