Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Өзелмәсен нәсел чылбыры

2024 - Рәсәйдә Гаилә елы булып игълан ителде. Шул уңайдан район мәдәният йортларында, китапханәләрдә төрле чаралар узды.

Гаилә елы уңаеннан Бахтияр авылы клубында да гаиләләр катнашында кызыклы чара үтте. 

Бахтияр авылы клубында Олы Мәнгәр китапханәсе Бахтияр авылы клубы белән берлектә 2024 ел Рәсәйдә Гаилә елы уңаеннан “Өзелмәсен нәсел чылбыры" дип исемләнгән аралашу кичәсе үткәрде. Әлеге чарага 3 буын: кайнаналар, киленнәр, оныклар чакырылды.
Гаилә ул -  җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән жылылык шулкадәр көчле була.
Бу турыда Бахтияр клубы мөдире Ибрагимова Лилия сөйләп үтте. 
Кичәне  китапханәче Гарифзянова Гөлшат дәвам итеп гаилә символы булган ромашка таҗларыннан биремнәр үтәтте.

Очрашу барышында гаиләләр арасында күңелле уеннар уйналды, табышмаклар әйтелде, буыннан-буынга сакланып килгән гаилә альбомындагы фотолар белән таныштырулар булды. Һәр гаиләнең үз тарихы, үз истәлекләре, гаилә гореф-гадәтләре бар. Кичә фикер алышу, җылы аралашу белән  бик күңелле үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев