Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Пенсионерның акчасы арта, спорт белән шөгыльләнүчегә салым акчасы кире кайтарыла

Эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерның акчасы арта, спорт белән шөгыльләнүчегә салым акчасы кире кайтарыла. 1 августтан гамәлгә керәчәк үзгәрешләрнең иң мөһимнәрен барладык.

* Эшләүчеләрнең һәм узган елда эштән туктаган пенсионерларның пенсиясе арта. Әмма күпкә түгел. Өстәмә, хезмәт хакы күләменә карап, узган елда тупланган баллардан чыгып исәпләнә. Пенсионер күп дигәндә өч баллга исәп тота ала. 1 пенсия баллы – 118 сум. Шуңа пенсия күләме күп дигәндә 354 сумга гына үсә. Ә эшләмәүче пенсионерларга килгәндә, 80 яшькә җитүчеләрнең, шулай ук быел июльдә 1 группа инвалидлык алучыларның пенсиясе 7200 сумга артачак. Калган пенсионерларныкы үзгәрешсез кала.

* Спорт белән шөгыльләнүчеләргә түләнгән салым акчасының бер өлеше кире кайтарылачак. Фитнес өчен тотылган чыгымның максималь күләме – 120 мең сумның 13 проценты кире бирелә. «Вычет»ның иң зур күләме 15600 сум тәшкил итә. Ләкин бу сумманың башка социаль «вычет»лар (әйтик, уку, дәвалану өчен) белән бергә исәпләнүен искәртергә кирәк. Спорт «вычеты», 2022 ел йомгаклары буенча, 2023 елда бирелә башлаячак. Аны үзең өчен дә, балалар өчен дә алып булачак.

* «Иннополис» махсус икътисади зонасында IT-үзәк төзеләчәк. Татарстанда «Иннополис» территориясен киңәйтү турында карар кабул ителгән. Аңа Казанның Совет районындагы 1,38 гектар мәйданда җир кишәрлеге кертелгән. Шушы өстәмә җирдә IT-үзәк калкып чыгачак. Анда мәгълүматларны саклау һәм чит ил программаларын урнаштыру буенча өч компания-резидент эшләячәк.

* Дәүләтнең оборона куәтен ныгыту һәм дәүләт иминлеген үстерү өчен төзелгән контрактлар буенча сатып алынган товарга, башкарылган эшкә түләү срогы билгеләнә. Ул товарны (эшне) кабул итеп алганнан соң 30 көннән дә артмаска тиеш.

* Ерак Көнчыгышның икенче гектары. «Дальневосточный гектар» программасында катнашып, биредәге җирләрне уңышлы гына үзләштерүчеләр 1 августтан тагын бер кишәрлек алырга мөмкин. Июль аеннан бу программа Арктикага да кагыла.

* Ау турында һәм хайваннар дөньясы турында законга үзгәрешләр кертелә. Хәзер төбәкләр Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы белән килештергәннән соң гына рөхсәт ителгән ау төрләрен, вакытын, ау коралын һ.б. билгели алачак. Россиядә 3 ел буе ау хайванының ниндидер төре саны 50 проценттан күбрәккә кимесә, аны аулау тыела. Шулай ук илдә хайваннар дөньясының дәүләт кадастры турында нигезләмә кертелә.

* ОСАГО рәсмиләштерүдә үзгәреш. 22 августтан башлап автомобиль хуҗалары ОСАГО килешүен төзегәндә транспортка техник карау уздыру турында документ тапшырудан азат ителәчәк.

* Тавышлы рекламаны тыю. 25 августтан биналар түбәләре, диварларда урнаштырылган тавыш җиһазлары-көчәйткечләрдән файдаланып, тавышлы реклама куллану тыела. Кешеләрнең тынычлыгын саклау өчен эшләнелә бу.

Чыганак: http://Ватаным Татарсан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев